Кара болытлар куера…

Кара болытлар куера
Тоз салып кайнар канга.
Баш авырта, тын кысыла —
Яңгыр явасы барга…

Бер көе юк бу кәефнең.
Нахак сүз ханҗәр төсле.
Җебегән йөрәк җегәре.
Топ-тонык шатлык төсе.

Көн аязткач бу өянәк
Тиеш тә бит туктарга.
Хәер, нигә үз хастаңны
Табигатькә сылтарга?!.

Бөтен хикмәт ут йотуда.
Дөрләп яшәүдә!.. Артык…
Мөлдерәп тулган күнелнең
Суты сытылыр вакыт.

Бер хакыйкать ми бораулый,
Җанны урталай телеп:
Яхшылыгың арткан саен,
Кадерең кими кебек…

Эльмира Җәлилова

Комментарии:

Добавить комментарий

Войти с помощью: 

Ваш e-mail не будет опубликован.

Имя *
E-mail *
Сайт